Иске Салавыч авылында гомер итәче сугыш ветераны Хәбибуллин Мөхлис Хәбибулла улына 5 октябрь көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллин, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсэй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.