«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе "Веста" Үзәге

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе кысаларында «Сити-Молл» сәүдә үзәгендә булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә кирәк-яраклар тутырылган букчалар тапшыралар. Быел әлеге бәйрәмгә “Веста” Үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче 30 егет һәм кыз чакырылган иде.

2018 елның 22 августы көнне «Сити-Молл» сәүдә үзәгендә Бублик исемле клоун балалар өчен кызыклы команда уеннары, күңелле эстафеталар уздырды. Балалар төрле күңелле конкурсларда катнаштылар, алып баручының сорауларына җавап бирделәр. Балаларга иң ошаганы булып сабынлы уен торды. Шулай ук балалар «Джунгли» уен мәйданчыгында да уйный алдылар. Пончик белән чәй һәм туңдырма алар өчен зур сюрприз булды.

Чара ахырында «Сити-Молл» сәүдә үзәге директоры Виталий Алексеев һәм «Веста» Үзәге директоры Татьяна Мыльникова чарага килгән егет һәм кызларны, аларның  ата-аналарын уку елы башлану белән котладылар һәм тантаналы рәвештә мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International