“Үз көнеңне ничек дөрес оештырырга”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

“Ариадна җебе” программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова 2018 елның 14 июле көнне 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 14 бала өчен “Үз көнеңне ничек дөрес оештырырга” дип аталган төркемле дәрес оештырды. Максаты: спорт белән шөгыльләнүгә этәргеч ясау, дөрес итеп көндәлек режимны оештырырга өйрәтү.

Дәрес кызыклы уен белән башланып китте, монда кем бүген акыллы һәм кем булдыклы икәнен ачыкладылар (кем иртән яхшы кәеф белән уянган, тешен чистарткан, юынган, чәчен  тараган, зарядка ясаган, урын-җирен җыештырган, әнисенә ярдәм иткән һ.б.). Озакламый мәктәптә уку вакыты килеп җиткәнлектән, Оля һәм Игорь исемле уйлап табылган геройлар аша балалар көнне ничек дөрес итеп оештырырга, бар җиргә дә җитешергә өйрәнергә, соңга калмаска, һәрвакытта да күтәренке кәефтә калырга икәннең серләренә төшенделәр. Алынган мәгълүматны истә калдырыр өчен, педагог катнашучыларга уен тәкъдим итте, монда балалар сәгать телләрен аерым вакытларга куеп, бу вакытта акыллы һәм акыллы булмаган кешеләрнең нәрсә эшләвен әйтеп бардылар. Шуннан соң “Спорт”, “Диңгез борчыла” кебек актив уеннар уйнадылар. “Кызыклы интервью” вакытында балалар дусларының буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр.

Дәрес ахырында социальный педагог катнашучыларга өй эше бирде. Дәрестә алган белемнәрне кулланып күрсәтелгән җөмләләрне тәмамларга, м-н: “Сәламәт булыр өчен мин...”, “Бар эшкә дә җитешер өчен мин....” һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International