ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

1 декабрь - Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне. Бу бәйрәм түгел. Бу көн дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтлегенә җәлеп итү өчен барлыкка килде. 10 ноябрьдә Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән “Мәгълүматлылык - СПИДтан иң яхшы яклау” дигән профилактик әңгәмә узды. Әңгәмәне шәфкать туташы уздырды, ул катнашучыларга ВИЧ-инфекция ачылу тарихы, бу үлем куркынычы булган инфекциянең төп йоктыру юллары, ВИЧ йоктыруны булдырмау чаралары, ВИЧ-инфекция авырулары белән аралашуның иминлеге турында сөйләде һәм социаль хезмәт алучылар кызыл тасманы буядылар. Кызыл тасма - СПИД белән көрәш символы.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

 4 ноября в Тюлячинском муниципальном районе прошло Первенство и Чемпионат Республики Татарстан по армрестлингу среди спортсменов с ОВЗ различных категорий. Мероприятие было приурочено ко Дню Народного Единства.
В соревнованиях приняли участие 17 команд из 12 городов и районов нашей республики. Соревнования проводились на правой и левой руке, в соответствии с правилами, участников разделили по видам заболевания и весовым категориям.
В упорной борьбе участвовал из  Лесхозского  дом-интерната   получатель социальных услуг  Загидуллин Рустем Ибрагимович. Спортсмен показал лучший результат и занял второе место.
Поздравляем нашего спортсмена с успешным выступлением, хорошими результатами и призовыми местами.
 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен - кешенең космоска беренче очышына багышланган истәлекле датаны билгеләп үтә.

Әлеге бәйрәм хөрмәтенә һәм «Арт терапия» технологияләре кысаларында социаль хезмәткәрләр «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге йортында социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы чараны үткәрделәр. Бу көнне иҗат дәресе "космик" тематикага багышланган иде. Безнең әбиләр һәм бабайлар шатлык белән космик рәсемнәр ясаганнар, фигураларның пластилинын ясаганнар, аппликация методын кулланганнар. Чара бик мавыктыргыч, кызыклы килеп чыкты һәм аларга күп кенә уңай хис-кичерешләр китерде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ КЦСОН "Балкыш"

22
июль, 2022 ел
җомга

20 июль көнне Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы катнашында учреждение хезмәткәрләре киңәшмәсе булып узды.

Тэги: "Балкыш "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" Саба районы

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

22-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат-йорты”ында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы тәрбияләнүче балалар белән “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Тэги: Хәтер шәме Югары-Утар балалр интернат-йорты

1
апрель, 2022 ел
җомга
1апрель көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә көлке көненә багышлап “Күңелле маҗаралар” дип исемләнгән кызыклы чара үткәрде. Чарада барлыгы 16 бала катнашты.

2022 нче елның 22 мартында “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”нда тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Дауннар көне” уңаеннан рәсем шөгыле үткәрелде.

Максаты: балаларда традицион булмаган рәсем ясау алымнарының техник күнекмәләрен формалаштыру, балаларны төрле материаллар белән эшләргә җәлеп итү, тормыштагы гүзәллекне күрергә һәм аңларга өйрәтү; сынлы сәнгатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну тәрбияләү.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина 10 нчы социаль участокта «Без цифрлы дөньяда: мөмкинлекләр һәм тәвәкәллек» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып яшүсмерләрнең Интернет челтәрен кулланганда төп куркынычлар турында белемнәрен күтәрү һәм социаль челтәрләрдән куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләре белән танышу торды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 30 март көнне “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә!” дигән темага дәрес үткәрде.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 29 нчы март көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 5 нче социаль участокта «Ышаныч телефоны» акциясен үткәрде. Максаты: балаларга ышаныч телефоны эшчәнлеге, балачак хокукларын яклау системасын үстерү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларны рәхимсез мөгамәләдән яклау турында мәгълүмат бирү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International