ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

13 март көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, язгы изгелек атнасы кысаларында, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен әдәби кичә булып узды. Өлкәннәребез рус әдәбияте классигы  Лев Толстой иҗаты белән якыннан таныштылар, бергәләп фикер алыштылар.

   “Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ирекле акция кысаларында 2018 елның 13 мартында “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре “Минем яраткан китабым” дип исемләнгән фото-акция үткәрделәр.

2018 елның 12 мартында Татарстан Республикасында «Язгы игелек атнасы" игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН #МЭРХЭМЭТЛЕ ТАТАРСТАН акциясе старт алды. 13.03.2018е акция кысаларында Чистай муниципаль районыныда дэулэт автоном учреждениясе халыкка социаль хезмэт күрсәту үзәге «Балкыш» социаль педагоглары «Хәерле журавль» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

«Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Саба гимназиясе” укучылары белән “Дуслык белән көчле без” дигән темага дуслык дәресе үткәрделәр. Бу чараның  максаты укучыларда "дуслык" һәм "чын дус" төшенчәләрен мәгънәсен формалаштыру, аларның рухи кыйммәтләрне курсәтү  һәм һәр кеше тормышында бу төшенчәләрнең әһәмиятен ачу торды.

 

     “Яр Чаллы интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар “Чулман елгасында урнашкан Алабуга шеhеренә  кызыклы  сәяхәт. Бу  экскурсияне  оештыручылар  ясадылар махсуслаштырылган туристик компаниясе «ИНТЕГРА ТУР» булдылар.

«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә “Язның шәфкатълелек атнасы” Бөтенроссия акциясе старт алды.

Дартс һәм шашка буенча ярышлар

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 13нче мартта  «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» белән берлектә дартс һәм шашка буенча ярышлар  уздырылды. 56 инвалид бала һәм аларның ата-аналары үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып ярышларда катнаштылар,  җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар тапшырылды. Бер бала да бүләксез калмады.

    “Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ирекле акция кысаларында 2018 елның 12 мартында “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре “#Безбергә” дип исемләнгән акция үткәрделәр.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә

# «ДобрыйТатарстан»#»МәрхәмәтлеТатарстан”

“Хәбәр ит! Кайда үлем белән сату итәләр?” Бөтенроссия акциясенең беренче этабы старт алды.

 Киң җәмәгатчелекнең игътибарын законсыз рәвештә наркотиклар әйләнешен кисәтүгә, шулай ук  наркотик бәйлелектәге кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү максатыннан инде менә сигезенче ел рәттән  “Хәбәр ит! Кайда үлем белән сату итәләр?” Бөтенроссия акциясенең беренче этабы  бүген старт ала.

   12 марттан 23 мартка кадәр татарстанлылар тәүлекара эшләүче  8(843) 273-43-45 “ышаныч телефоны” аша законга каршы гамәлләр хакында хәбәр итә   яки http://ufskn.tatarstan.ru   сайтына    ФСКН идарәсе Интернет -  кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

   Ел саен акция барышында халыктан кергән мәгълүмат  дистәләгән притоннарны ачыкларга һәм ябарга, законсыз наркотиклар әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләрне ачыкларга  ярдәм итә. Моннан тыш акция барышында белгечләрдән бушлай профилактик ярдәм алырга да мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International