13 март көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, язгы изгелек атнасы кысаларында, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен әдәби кичә булып узды. Өлкәннәребез рус әдәбияте классигы Лев Толстой иҗаты белән якыннан таныштылар, бергәләп фикер алыштылар.