2018 елның 15 нче ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Бармакларыбыз белән уйныйбыз” дигән уен- шөгыль үткәрелде.
Татарстан президенты Миннеханов Рөстәм Нургали улы Указы нигезендә Дәүләт Советы рәисе Мөхәмәтшин Фәрид Хайрулла улы Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәре Абзалова Фруза Нәфис кызын “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.
«Тургай» приютында «Тынычлык» темасына рэсем конкурсы узды. Рэсем конкурсында приютта тэрбиялэнуче барлык балаларда актив катнашты.Тынычлык һэркем өчен кирэк.һэркем моны бик яхшы анлый. Балалар ясаган рәсемнәрдә бу бик яхшы чагыла иде.Ясаган рэсемнэр барысыда бик матур чыкты.
15 ноябрь 2018 ел Актаныш картлар йортында “Тәмәкегә каршы көрәш» көне уздырачаклар.
Ком терапиясы Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында кулланыла торган яңа терапияларының берсе. Бу аналитик психология кысаларында барлыкка килгэн махсус терапия формсы.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында кунакта Әлмәт медицина көллияте.
«Изгелек» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булучыларны мәдәният бүлегендә эшләп килүче төрле түгәрәкләргә җәлеп итү эше дәвам итә. Бүген, 2018 елның 14 ноябрендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Оста куллар” түгәрәге кысаларында иҗади чара үткәрделәр. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалар чакырылды һәм ул Әтнә балалар китапханәсендә үтте. Максаты: балаларның игътибарын һәм фикерләү сәләтен үстерү, үз-үзенә булган ышанычын арттыру иде. Балалар сәйләннән әниләр көненә багышлап композиция эшләделәр. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтен һәм фантазиясен үстерүгә этәргеч бирә.
«Гнездышко» приютында үткәрелә торган музыкаль дәресләр балаларга мавыктыргыч уен формасында музыка дөньясына керергә мөмкинлек бирә