Балалар һәм музыка

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Музыка - балага дөньяны танып белү һәм белем алу процессында, билгеле бер белемнәр һәм осталык алып, үсү мөмкинлеген ача торган гаҗәеп сәнгать.

«Гнездышко»  приютында үткәрелә торган музыкаль дәресләр балаларга мавыктыргыч уен формасында музыка дөньясына керергә мөмкинлек бирә. Дәртле җырлар, бию хәрәкәтләре, бармак уеннары, театральләштерелгән эшчәнлек, музыка уен коралларында нәни тәрбияләнүченең шәхесен үстерүгә, аның иҗади сәләтләрен формалаштыруга иң уңай йогынты ясый. Мондый дәресләр баланы эмоциональ яктан ача, хис-кичерешләрен баета, музыка сәләтен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International