“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында 2016 елның 16 апрелендә Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары “Шәфкатъ” үзәге белгечләренә организмны яхшы физик формада тотар өчен күнегүләр комплексы күрсәттеләр.
Акцияның төп бурычы – җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлекләренә җәлеп итү, көндәлек гимнастика ясауга, саф һавада ешрак булуга, спорт корылмаларына йөрүгә өндәү. Күңелле, ритмик музыка астында күнегүләр комплексы ясатылды. Мондый төр разминка эшкә сәләтне арттырып кына калмый, сәламәтлекне дә ныгыта, көне буена яхшы кәеф белән дә баета.