Сатыш авылындагы мәдрәсәгә экскурсия

2024 елның 21 мае, сишәмбе

“Зур гаилә яллары” проектын тормышка ашыру кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен Сатыш авылында урнашкан Россиядәге бердәнбер интерактив музей- мәдрәсәгә экскурсия үткәрелде. Музей 12 планшет белән җиһазландырылган, анда дүрт телдә (рус, татар, инглиз һәм гарәп) мөфтиләр һәм имамнар өчен борынгы училище турында барлык мәгълүмат күрсәтелгән. Мәдрәсәне 1865 елда төзиләр, ул вакытта ул авылда бердәнбер кирпеч бина һәм төбәктә иң зур мәдрәсәләрнең берсе була. Хәзер бу бина — районның тарихи- мәдәни һәйкәле. 2018 елда гына Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аны реставрациялиләр һәм музей буларак ачалар. Музей экспозициясе мәдрәсәнең тарихын һәм укучыларның көнкүрешен чагылдырган чын предметларны үз эченә алган. Музей коллекциясендә шәкертләрне укыткан борынгы китаплар сакланган. Бигрәк тә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга кайчандыр эшләгән мәдрәсәнең миниатюр күчермәсе һәм Саба районы авыллары мәчетләре буенча интерактив сәяхәт ошады. Әлеге экскурсиядән әти- әниләр һәм балалар үзләренә бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар. Оештырылган сәяхәттән бик кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International