«Социумда тормыш эшчәнлегенең төп факторы буларак мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәри юнәлеш бирү»

2021 елның 10 декабре, җомга

Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә инвалидлар Декадасы кысаларында «Социумда тормыш эшчәнлегенең төп факторы буларак мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәри юнәлеш бирү» дигән темага түгәрәк өстәл узды.Чараның максаты булып шәһәрдә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләрен ачу торды.

Һөнәр сайлау сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган яшь кешеләр өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә мөһим этап булып тора. Шуңа күрә бүген залда әлеге сорау кызыксындырган кешеләр генә җыелды. Алар-һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча турыдан-туры шөгыльләнә торган белгечләр: Анна Шилова-Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының мәгариф үзәге методисты; Гөлнара Зәйналова – “Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге” муниципаль белем бирү учреждениесе методисты; Ләйлә Йосыпова – “Түбән Кама медицина көллияте «ДАҺБУнең күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен “Медицина массажы” бүлеге мөдире; Рузиля Миннегулова - Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бүлеге психологы; Валентина Альманова-Түбән Кама шәһәре халыкнын эш белән тәэмин итү үзәгенең профконсультанты.

Һәр чыгыш ясаучы базада эшнең ничек алып барылуы, укучыларның һөнәри үзбилгеләнеше буенча нинди ярдәм оештырылуы турында сөйләде. Ата-аналар махсус уку йортларына керү өчен кайда һәм нинди документлар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген, шәһәребездә инвалид балаларга нинди һөнәр алырга була, укырга кергәндә конкурс бармы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә нинди яшьтән исәпкә басарга мөмкин һәм нинди документлар белән килергә кирәклеге, өстәмә белем бирү кысаларында баланы кая билгеләргә мөмкин булуы һәм башка күп нәрсәләр турында белделәр.

Ата-аналар: «Белем алу турында белешмә белән генә укырга алалармы? кебек сораулар, шәхсән үз балалары турында конкрет сораулар да бирделәр. Ведомство белгечләре барлык кызыксындырган сорауларга компетентлы җавап бирделәр, кирәк булганда ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Очрашу бик нәтиҗәле узды.

Алынган файдалы мәгълүматны ата - аналар киләчәктә дә куллана һәм шул рәвешле һөнәрне сайлауда, үз-үзләрен билгеләүнең катлаулы мизгелендә үз баласына ярдәм итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International