Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Физкультура әлифбасы”

2021 елның 2 августы, дүшәмбе
Шөгыльнең максаты: арыганлыкны бетерү, эшчәнлекне актив якка үзгәртү. Бурычлар: 1) арыганлык һәм киеренкелек төшерергә; 2) эмоциональ заряд кертергә; 3) гомуми моториканы камилләштерү; 4) сөйләм белән үзара бәйләнеш буенча төгәл координацияләнгән гамәлләр эшләү; 5) фикерләү операцияләрен башкару буенча тиз йөрешле күнекмәләр үткәрү. Физкультура минутлары-балаларның яшенә карамастан, безнең балалар йортының турыдан-туры белем бирү эшчәнлегенең бер өлеше. Алар дәресләрдә кирәкле кыска вакытлы ял буларак уздырыла. Ял итү, тәнәфес - күрү органнары, ишетү, мускуллар корпусы (бигрәк тә арка) һәм вак мускуллар өчен кирәк. Физкультминутка-баланың билгеле бер төркем мускулларыннан ару-талуны бетерү өчен махсус сайлап алынган күнегүләрнең кечкенә комплексы. Ул 3-4 күнегүдән торган, хәрәкәтләрнең катлаулы координациясен таләп итми торган, гәүдә һәм муен, кул, баш, күзләр мускулларын үстерү өчен билгеләнгән кечкенә генә комплекс. Дәвамлылыгы буенча бу күнегүләр якынча 2 минут вакытны били. Физкультминутлар хәрәкәтчәнлекне чикләү һәм балаларның актив игътибарлыклары белән бәйле дәресләр вакытында үткәрәләр. Дәрес саф һавада үткәрелде һәм сәламәтлек турында әңгәмә белән башланып китте. Тәрбияче балаларга физминутларның әһәмиятен аңлатты. Балалар, бигрәк тә, хәрәкәтчән уеннар ярата, шуңа күрә физкультминуткалар вакытында тәрбияченең барлык биремнәрен бик теләп башкаралар, аларда сүз ритмы хәрәкәт ритмы туры килә. Дәрес вакытында укытуның техник чаралары да кулланылды. Барлык хәрәкәтләр дә музыка белән үрелеп барды һәм координацияләнгән гамәлләр сөйләм белән бәйле иде. Аннан соң, балалар мөстәкыйль рәвештә боҗралар белән конструкторга бастылар, тартылдылар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсуслаштырылган велосипедта йөрделәр. Балалар бик канәгать калдылар. Дәрес файдалы һәм кызыклы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International