Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова “Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе” кысаларында 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында «Уйлап чыгарылган ямсезлек комплексы» дигән дәрес үткәрде. Максат: яшүсмерләрдә адекват үз-үзеңне бәяләүне формалаштыру.
Дәрес башында психолог катнашучыларга анкета сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте. Кызганычка каршы, яшүсмерләрнең 70% ы йөзләрендә яисә тәннәрендә ямсезлек бар дип саныйлар. Аларның күбесе кызлар булып чыкты (бары 1 генә егеткә үз кыяфәтее ошамады). Шуңа күрә психолог катнашучыларга «Өстенлекләр исемлеге», «Минем яхшы гамәлләрем», «Алкышлар» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте. Психолог ярдәме белән яшүсмерләр медиа-киңлек һәм зәңгәр экран белән бәйле эчке комплексларны бер-бер артлы уздылар.
Йомгаклау даирәсендә, күпләр, үз тәннәренең актерлар һәм модельләр белән чагыштырганда матур булмаганлыгы турындагы фикерләренең акрынлап юкка чыга башлавын таныды. Дөреслекне бозып кабул итмәү өчен, дәрес ахырында барлык яшүсмерләр «эчке гармония» дигән белешмәлек алдылар.