2022 нче елда узачак Махсус Олимпиадага әзерләнү уңаеннан Арчаның “Өмет чаткысы” балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда даими рәвештә чаңгы шуу оештырыла.
Балаларның барысы да шунда ук чаңгыда йөреп китә алмый. Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева һәр балага моның бернинди куркыныч булмавын һәм сабыр булырга кирәклеген аңлата, дөрес итеп чаңгыда шуу буенча алымнар белән таныштыра, киңәшләрен биреп, аларның куңелләрен күтәрә. Шулай итеп, балалар рәхәтләнеп чаңгы шуу ысулларына өйрәнәләр.
Педагог фикеренчә, чаңгыда йөрү – күңелле спорт-массакүләм генә түгел, шулай ук сәламәтләндерү чарасы да. Чөнки бу спорт төре физик сәламәтлеген ныгыта, чыныктыру чарасы булып тора, тизлекне, чыдамлыкны һәм координацияне үстерүгә ярдәм итә. Чаңгыда йоргәндә гәүдәнең бөтен өлеше дә актив хәрәкәтләнә: куллар, аяклар, тын юллары, йорәк-тамыр системасы. Файдалы булуы белән беррәттән, бу спорт төре җанга рәхәтлек бирүче куңелле шөгыль булып тора.
Саф һавада даими чаңгыда шуулар энергия өсти, кәефне күтәрә, йокыны тәртипкә китерә, аппетитны яхшырта.