2021 нче елның 11 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Үз көнеңне ничек оештырырга» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларда дөрес көн тәртибе турында күзаллауны үстерү, спорт, физик культура белән шөгыльләнүгә мотивация формалаштыру.
Катнашучыларны актив эшчәнлеккә кертү өчен дәрес башында «Бүген кем иң уңганы» дип аталган разминка үткәрелде. Балалар, тупны бер-берсенә ыргытып, белгечнең сорауларына актив җавап бирделәр. Аннан соң балалар белән «көн режимы»ның нәрсә икәнлеге, көчле һәм бәхетле булып калу өчен үз көнеңне ничек дөрес итеп оештырырга кирәклеге турында фикер алышынды. Балалар үзара кемнең һәм ничек көне үтүе турында фикерләре белән уртаклаштылар, аларның күбесенең көн режимын бозулары, зарядка ясамаулары, соң уянулары, начар тукланулары, кайсыберсенең озак итеп телевизор караулары, телефонда уйнаулары беленде. Фикер алышудан соң, белгеч балалар белән берлектә дөрес көн режимын төзеделәр. Балалар бер үк вакытта уянып бер үк вакытта йокларга ятырга кирәклеген аңладылар. Физик тәрбия, иртәнге гимнастика, иртәнге, төшке һәм кичке аш, физкультура белән шөгыльләнү, дәресләр әзерләү һәм ял итүнең бик мөһим икәнлеген аңладылар.
Дәрес ахырында гомуми нәтиҗә ясалды: һәр кешенең көн режимы булырга тиеш, ул аларга сәламәт һәм уңышлы булырга ярдәм итәчәк.