Тәрбияче Ләйсән Сөләйманова тәрбияләнүчеләргә галим булырга һәм «һава үзлекләре» темасына тәҗрибә үткәрү өчен фәнни лабораториягә юнәлергә тәкъдим итте. Балалар авыр мәсәләне чиштеләр: һаваның нәрсә икәнен, аның нинди үзлекләргә ия булуын ачыкладылар; һава турындагы күзаллауны гомумиләштерделәр һәм һаваның яшәү өчен әһәмиятен расладылар, шулай ук һава үзенчәлекләре турында белемнәрен системалаштырдылар.
Мәктәп яшендәге балалар белән тәрбияче Шәйхуллина Наилә «барысын да белергә телим» модуле буенча тәҗрибәле уен үткәрде. Тәҗрибә эшчәнлегендә тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль рәвештә экспериментлар ясадылар, нәтиҗәләрне чагыштырдылар, тәрбияче ярдәме белән уңышлы нәтиҗәләр ясадылар.
Тәрбияче Булатова Энҗе «кар һәм боз үзлекләре» буенча танып-белү уены үткәрде.Тәрбияче эзләү ситуациясен булдырды, аны хәл итү өчен балалар бөтен чара дәвамында җаваплар эзләделәр.