«Төсле кәеф»

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 нче елның 11 нче феврале көнне «Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Төсле кәеф» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: эмоциональ кәефне коррекцияләү, катнашучыларның эмоциональ киеренкелеген төшерү.

«Минем кәефем» әңгәмәсе барышында катнашучылар бүгенге кәефләре турында сөйләделәр. «Кәеф чәчәге» уенында психолог башта кәеф кристалллары булган тылсымлы чәчәк турында сөйләде, соңыннан һәркемгә үз кәефенә туры китереп кристалл сайларга тәкъдим итте. Дәрестә катнашучы теге яки бу төстәге кристалл сайлап, ни өчен аны сайлавын аңлатты. Бу уен һәр катнашучыга үзенең эмоциональ халәтен һәм кәефен аңларга ярдәм итте. “Бер-береңә теләк” күнегүендә һәр катнашучы кәгазь битендә күңелле фразалар язды һәм аны гомуми капчыкка салды.

Дәрес ахырында, уңай кәеф булдыру өчен, рефлексия үткәрелде - һәр катнашучы күңелле фраза белән капчыктан кәгазь бите алды һәм аны кычкырып укыды. Бу күнегү катнашучыларда уңай эмоциональный фон булдырырга ярдәм итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International