Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Физик күнегүләр

2021 елның 5 феврале, җомга

Хәрәкәт-ул тормыш. Бу раслау олыгайган саен ешрак ишетелә. Җәлил картлар йортында да көндә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча түгәрәк үткәрелә.

Максаты:

 - өлкәннәр арасында актив яшәү рәвешен популярлаштыру;

- организмның гомуми ныгуына ярдәм итү;

- картаю процессына тоткарлау йогынтысы ясау;

- даими шөгыльләргә гадәт булдыру һәм физик активлыкны көндәлек тормыш рәвешенә интеграцияләүгә ярдәм итү.

Берничә гади хэрэкэттэн сон картлар тиз уяндылар. Өлкән яшьтә уртача физик йөкләмәләрнең кайбер авыруларның үсеш куркынычын киметергә ярдәм итүе исбатланган. Моннан тыш, физик активлык йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасын ныгытырга сәләтле, бу шунда ук гомуми халәттә чагылыш табачак – кеше үзен көчлерәк һәм бәхетле хис итә башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International