Сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Без бергә» клубы кысаларында 2021 нче елның 04 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 ата-ана өчен «Хисләрне тану» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: практикада үз хисләреңне билгеләргә өйрәнү.
Дәрес башында психолог ата-аналар белән “Монда һәм хәзер” дигән күнегү үткәрде. Шуннан соң катнашучылар үзләренең психологик халәтен билгеләү өчен “Психологик халәтләрне бәяләү” дигән тест үткәрделәр. Яхшы хәл һәм уңай кәеф булдыру өчен психолог «Бер-беребезне мактыйбыз» дигән уен күнекмәсен үткәрергә тәкъдим итте. Моның алдыннан дәрестә катнашучылардан үз якыннарына һәм туганнарына нинди очракларда комплимент ясаулары белән кызыксынды. Әлеге хәлнең бик еш булмый икәнлеге ачыкланды. Шуңа күрә психолог моны ешрак эшләргә һәм шул ук вакытта сүзне нинди тон белән сөйләргә кирәклеген истә тотарга киңәш итте. Төссез кыяфәт белән әйтелгән иң яхшы комплимент та уңышсыз килеп чыга. Әйтелгән сүз синең төс-кыяфәтең белән тәңгәл килергә тиеш.
Дәрес ахырында психолог төркем катнашучылары белән арыганлык һәм эчке «кысылулар»ны бетерү, күңел тынычлыгын булдыру өчен «Диңгез яры» медитациясен үткәрде.