«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә нәтиҗәле күнегү ысулы буларак «Стретчинг-гимнастикасы»

2021 елның 5 феврале, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова нәтиҗәле күнегү ысулы буларак “Стретчинг-гимнастикасы” дигән  шөгыль үткәрде.

Чараның максаты: мускулларны тарттыру һәм ныгыту, гәүдә торышын коррекцияләү, өй шартларында стретчинг-гимнастика белән даими шөгыльләнүне формалаштыру.        

Мускулларны тарту, акрынлап тәннең координациясен торгызу, буыннарда хәрәкәтләр амплитудасын күтәрү һәм кан әйләнешен яхшырту-  стретчинг гимнастикасында төп максат булып тора. Мондый гимнастика организмның яшәрүенә һәм андагы барлык процессларны да тизләтүгә ярдәм итә. Мускулларны тарттыру нәтиҗәсендә аларның эластиклыгы, тонусы, кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин ителүе көчәя.

Социаль хезмәт алучылар берничә күнегү башкарганнан соң, мускулларны тарттыруга керештеләр. Инструктор үз үрнәгендә мускулларны ничек дөрес итеп тарттырырга һәм  сулыш алырга  кирәклеген күрсәтте.

 

Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә теләп башкардылар һәм аларны киләчәктә дә өй шартларында башкарырга тырышачакларын билгеләп үттеләр.

 Шөгыльдә  биш кеше катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International