Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова 2020 нче елның 11 нче ноябре көнне социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән «Аеклык ноктасы» клубында “Бөтен дөнья - театр” дигән дәрес үткәрде. Максаты: үзең белән һәм үз хис-тойгыларың белән идарә итергә өйрәнү.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Марионетка белән импровизация», «Көч», «Мин булдырам», «Бәйләүче җеп» кебек күнегүләр үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр хатын – кызларга үз фикерләрен, хисләрен, теләкләрен аңларга һәм кабул итәргә, берминутлы омтылышка иярү теләге һәрвакытта да тормышның чын максаты булып тормавын аңларга, үзләренең теләк мотивларын анализларга һәм уйланылмаган гамәлләрнең нәтиҗәләрен алдан исәпләргә,тормыш киңлеген «эмоциональ таган» нарсыз күрергә, үзенең психик-эмоциональ халәтен тигезләргә мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә күпләр барлык күнегүләрнең дә бик файдалы булуын таныды. Алар үзләре, үз тормышлары турында көн саен тискәре фикерләр ташкынын «туктатырга» һәм алар белән булачак уңай үзгәрешләр өчен «яңадан туарга» мөмкинлек бирде.Тискәре хис-тойгыларга бармас өчен һәм тирә-юньдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр кору өчен, барлык катнашучылар да «эчке хаосны туктатырга» дигән белешмәлек алдылар.