«Ни өчен без рекламаны карыйбыз»

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

“Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру технологиясе” программасы кысаларында 8 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Ни өчен без рекламаны карыйбыз» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: реклама максатлары турында хәбәрдарлыкны арттыру, телепрограммаларның эчтәлеген һәм аңа булган реклама арасындагы бәйләнешне тәнкыйть белән бәяләргә өйрәтү.

Дәрес башында белгеч барлык катнашучыларны сәламләде, шуннан соң балалардан реклама нәрсә ул, һәм ул ни өчен кирәк, дип сорады. Балалар белгәннәрен сөйләделәр. Аннары «Антиреклама» күнегүе үткәрелде, анда барлык катнашучылар да кечкенә төркемнәргә бүленделәр, һәр командага басма мәтбугат бирелде һәм катнашучылар аңа «антиреклама» әзерләргә тиеш булдылар. «Реклама ролигын чамала» күнегүендә катнашучылар белгеч әзерләгән реклама блокларын анализладылар. Соңгы биремдә яшүсмерләр мөстәкыйль рәвештә реклама роликларын анализладылар һәм таблицаны тутырдылар.

Дәрес ахырында белгеч әлеге тема буенча фикер алышу өчен сораулар бирде. Балалар бик теләп үз фикерләрен әйттеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International