Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту » приюты. «Яңак» терапевтик әкияте.

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

      Балаларга әкият тыңларга тәкъдим ителде. Аннары балалар белән әкиятнең мәгънәсе, ошаганлыгы  турында фикер алышынды. Балаларга әкият бик ошады һәм алар әңгәмәдә актив катнаштылар. Шулай ук сорауларга җавап бирделәр: Ни сәбәпле  Яңак борчылды? Аның кичерешләре нигезле булдымы? Ни өчен Яңак Акылга һәм Үз-үзенә бәя бирүгә ышанмады?

Бу вакыйгадан Яңак үзе өчен  нинди нәтиҗә ясаган?

       Аннан соң балалар метафорик карталар белән «Сюжетны ясап бетер " күнегүендә катнаштылар.

            Мондый дәрес түбән үз-үзеңне бәяләүгә төзәтмәләр кертергә, үзеңне читтән күрергә һәм билгеле бер нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International