Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Карвинг» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: кулинария өлкәсендә социаль хезмәт алучылар белән тәҗрибә уртаклашу. Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм яңа күнекмәләр алу.
Эш барышында белгеч «Карвинг» техникасында әзерләнгән эшләнмәләр күрсәтте, ул яшелчә һәм җиләк-җимешне нәфис кисүдән гыйбарәт.
Махсус җиһазландырылган бинада, куркынычсызлык техникасын һәм санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәп, бәйрәм өстәлен бизәү әйберләре булдырылды. Мастер-класста катнашучылар бәрәңге, кишер, чөгендер бизәкләрен кистеләр. Эшләнмә әзерләгәндә катнашучылар яңа белемнәр, күнекмәләр алдылар.
Мастер-класс ахырында, социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, әлеге техника белән эшләгәндә алар теләсә кайсы бәйрәм өстәлен бизи алачак.
Мастер-класста дүрт кеше катнашты.