«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Хәрәкәттә бәрәкәт» дигән мастер-класс

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Хәрәкәттә бәрәкәт» дигән мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны  физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәтлекне ныгыту.

Зарядка - физкультураның иң киң таралган формаларының берсе, ул уртача йөкләнештәге физик күнегүләр комплексыннан тора. Зарядка белән системалы рәвештә шөгыльләнүче кешеләрнең йокы, аппетиты, гомуми хәле яхшыра, эшкә сәләтлелеге арта.

         Инструктор физик күнегүләрнең файдасы турында сөйләде, социаль хезмәт алучылар белән бергә ритмик музыка астында зарядка ясады. Барлык күнегүләр дә физик һәм эмоциональ халәтне, шулай ук ​​организмның индивидуаль мөмкинлекләрен һәм катнашучыларның яшен исәпкә алып сайланды.

Мастер-класс тәмамлангач, социаль хезмәт алучылар  тәкъдим ителгән күнегүләрне үтәгәннән соң, сәламәтлекләре  яхшыруын, рәхәт арыганлык сизделәр, өй шартларында да гади физик күнегүләр башкарачаклары турында сөйләделәр.

Мастер-класста биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International