Җәлил картлар йортында антистресс рәсемнәре круҗогы

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Антистресс раскраскалары - тынычлыкка тылсымлы ачкыч. Антистресс рәсемнәрне буяу - файдалы эш, ул борчылудан һәм тискәре эмоцияләрдән читләштерә. «Җәлил картлар йорты»  тәрбияче Гаязетдинова Резеда җитәкчелегендә «Антистресс-рәсемнәр» дигән темага түгәрәк үткәрелә. Максаты: өлкәннәрнәр  һәм инвалидлар арасында эмоциональ киеренкелекне бетерү. Гамәлдә антистресс рәсемнәре бик гади: алар тулысынча игътибарны җәлеп итә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның кәефләре бик тиз яхшыра, аларга буяу бик ошый. Әлбәттә, Антистрессны буяу талчыгудан һәм стресстан тулысынча терапия булып саналмый, тик, һичшиксез, йомшару, медитация һәм стресстан бушаган киңлеккә керүнең яхшы ысулы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International