Һәр кеше сугыштан да куркынычрак нәрсә булмавын белә. Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чара узды. Балалар залны бизәделәр, рәсемнәр әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Төрле конкурсларда катнаштылар, тынычлык турында мәкальләр төзеделәр, «игелек», «дуслык» сүзләрен хәрефләрдән җыйдылар. Төп герой Врака-забиака кунакта булды, ул балаларның күңелен ачты. Чара ахырында балалар дуслык плакатын рәсмиләштерделәр һәм «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкардылар.
