«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Файдалы һәм зарарлы гадәтләр” дип аталган коллаж ясау буенча иҗади эш узды

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

2020 елның  21 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Файдалы һәм зарарлы гадәтләр” дип аталган коллаж ясау буенча иҗади эш узды.

Иң башта тәрбиячеләр белән балалар дусларча әңгәмә барышында зарарлы һәм файдалы гадәтләр турында сөйләштеләр. Соңырак ата – аналар коллажны рәсмиләштерделәр, ә балалар сайлап кирәкле якка сүрәтне ябыштырдылар.

Ахырда нәтиҗә ясадылар, һәр бала үз сайлавы турында сөйләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International