Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгендә “Мәрхәмәтле көннәр” акциясе үтте. Ул “Көзге эшләр атнасы-мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” кысаларында үткәрелде. Акциянең максаты йорт алларын җыештыру, бакчалардан уңыш җыеп алудан торды. Социаль хезмәткәрләр үзләренең карау астындагы өлкәннәрнең өйләрен һәм йортларын тәртипкә китерделәр, яшелчәләрне җыеп алырга булыштылар. Социаль хезмәт алучылар бу эшләрдә күрсәткән ярдәм өченсоциаль хезмәткәрләргә бик рәхмәтле булып калдылар.