Ташландык материалдан ясалган эшләнмәләр-популяр иҗади техника. Ул Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эшләп килүче «иҗат шатлыгы» түгәрәге дәресләрендә еш кулланыла. Ташландык материал белән эшләү социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга иҗади сәләтләрен, фантазиясен, хыялларын, фикерләүне үстерү генә түгел, ә кулларның вак моторикасын үстерүгә дә ярдәм итә. Бүген эш өчен бер тапкыр кулланыла торган кашыклар сайлап алынды. Клей һәм декоратив бижутерия элементларын кулланып, Рафис Шәфигуллин, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә, чәчәкләр өчен үзенчәлекле декоратив ваза ясый. Һичшиксез, ул безнең осталарның иҗади эшләре арасында лаеклы урын алачак.