«Алтын көз»

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

«Әни+бәби» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Хөснетдинова 2020 нче елның 8 нче августында «Алтын көз»дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларда “Көз” ел фасылы турында булган күзаллауларын ныгыту; балалар сүзлеген гамәлдә булган, темага кагылышлы сүзләрне активлаштыру һәм баету; күрү-хәрәкәт координациясен, хәтер, сүз, игътибарны үстерү.

Дәрес «Менә көз дә җитте» дигән сөйләм һәм музыка астында ритмик гимнастика белән башланып китте. Соңыннан балалар белгеч белән берлектә көзге урманга "киттеләр". Таралган яфракларны сайлап, нинди агачтан төшкәнен, төс һәм яфрак формасын исәпкә алып, кирәкле агачка беркетеп куйдылар. Аннары “Тамчы” хәрәкәтле уенын уйнадылар, аның барышында белгечне җентекләп тыңладылар һәм «тып» сүзе ишетсәләр кул чаптылар, ә аннары тәлинкәдә тамчыларны имитацияләделәр. Төсле кубикларны балалар рәткә тезделәр, ә пластилин ярдәмендә зонт рәсемен сылау техникасында “көзге чәчәкләр” белән бизәделәр.  Эш барышында табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрелде.

Соңыннан белгеч әниләргә әлеге күнегүләрне өйдә дә кулланырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International