“Балалар белән ышаныч телефоны иленә сәяхәт” дигән чара уздырды"

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Яшүсмер вакытындагы борчулар һәрвакыт бар иде, шуңа күрә алар хәзерге көндә дә бик актуаль булып торалар. Дөньядагы барлык балалар ышаныч телефоннарының төп бурычы-игътибарга һәм яклауга мохтаҗ балалар хакына эшләү. Мондый хезмәтләрнең эшчәнлеге ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, балаларга үз проблемалары турында фикер алышырга, аларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү эше кысаларында 19 нчы санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 12 балигъ булмаган бала өчен “Балалар белән ышаныч телефоны иленә сәяхәт” дигән чара уздырды. Максаты: балаларга «Ышаныч телефоны» ның ни өчен кирәк булуы һәм ничек эшләве турында мәгълүмат бирү, авыр тормыш хәлендәге «ышаныч телефоны» на ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мотивлаштыру.

Чара башында белгеч тарафыннан ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы сөйләнде. Күп кенә катнашучылар әлеге хезмәтнең барлыгын белми дә икән. Аннары эш принциплары, ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүнең уңай һәм тискәре яклары каралды. Моның өчен балаларга таҗлардан чәчәкләр җыярга кирәк булды. Шулай ук балалар һәм яшүсмерләр тормышында мөмкин булган кыенлыклар һәм мәсьәләләр каралды, ышаныч телефоны консультанты белән белгеч балаларга аларда булган борчулар буенча фикер алышырга мөмкин булачак икәнлеген әйтте. Ышаныч телефоны номерын истә калдыру җиңелрәк булсын өчен, катнашучыларның һәрберсенә саннар таратылды, алар сан буенча тезелеп, ышаныч телефонының номерын  җыярга тиеш булдылар.

Дәрестә катнашучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, шулай ук аларга ышаныч телефоннары номерлары язылган белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International