«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында «Йокы- сәламәтлек нигезе» дигән темага танып белү чарасы

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында «Йокы- сәламәтлек нигезе» дигән темага танып белү чарасы  үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны көндәлек режим, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өлкәсендә кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү, үз сәламәтлегеңә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру өчен шартлар тудыру.

«Синең сәламәтлегең» дигән тест үткәреп, катнашучылар чара дәвамында үз сәламәтлекләре турында күп белешмәләр алдылар. «Дөрес оештырылган көндәлек режим» һәм «Сәламәт йокы – иң яхшы дару» темаларына әңгәмә үткәрелде. Төш турында мәкальләр һәм әйтемнәр дә искә төшерелде. Нерв-мускул релаксациясе буенча күнегүләр башкарылды. Чара ахырында катнашучылар барысы бергә сәламәт йокы кагыйдәләре төзеделәр.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, талчыкканлыгы кимеде,  психоэмоциональ торышлары яхшырды, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация барлыкка килде.

Чарада дүрт кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International