Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 12 августта Яшьләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Балалар бәйрәмгә рәсемнәр ясадылар һәм матур күргәзмә үткәрделәр. «Иң модалы» музыкаль конкурсында бик теләп катнаштылар, анда һәр киемне күрсәттеләр һәм биеделәр, шаян табышмаклар чиштеләр, балалар шигырьләр сөйләделәр, яраткан җырларын җырладылар. Үткәрелгән бәйрәмнән балалар уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алдылар.
