«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Өлкәннәр өчен зарядка» дигән мастер-класс

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Өлкәннәр өчен зарядка» дигән мастер-класс үткәрде.

Мастер-класс максаты: социаль хезмәт алучыларны физик культура һәм спорт белән  шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс саф һавада узды. Инструктор беренче өлештә сулыш алу һәм гомуми үсеш бирә торган күнегүләр үткәрде, ә төп өлештә буыннарда хәрәкәт күләмен арттыруга, мускулларны ныгытуга, йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртуга юнәлтелгән гимнастик таяклар белән күнегүләр күрсәтте.

Мастер-класс ахырында, шөгыльләнүчеләр тәкъдим ителгән күнегүләрне үтәгәннән соң, сәламәтлек һәм кәеф яхшыруын, башкарылган эшләрдән канәгатьләнү хисе барлыкка килүен билгеләп үттеләр.

Мастер-класста дүрт кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International