«Бала шәхесенең үз-үзен җайга салу чарасы буларак ишегалды уеннары»

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Тормышыбызга компьютерлар, интернет һәм заманча тормышның башка атрибутлары килгәч, ишегалды уеннары артта калып бара, тик алар уен барышында балалар ала торган тере аралашуны, үсешне алыштыра аламы соң? Ишегалды уеннарының матур дөньясы һәр балага үз зирәклеген, җитезлеген үстерү, сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге бирә.

2020 нче елның 10 нчы августында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 10 балигъ булмаган бала өчен «Бала шәхесенең үз-үзен җайга салу чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәт активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Төркем дәресендә балалар педагог белән бергә туп белән «Кайнар бәрәңге», «Унлы», «Бака», «Штандер - стоп» кебек уеннарда катнаштылар. Бу уеннар сәламәтлек өчен файдалы гына түгел, ә кыюлык, җитезлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, ягъни кеше характерын торгызу өчен дә кирәк. Балалар зирәклекне һәм тапкырлыкны үстерү максатыннан командаларга бүленеп «Бер, ике, өч, йөгереп кит» һәм «Бозда кем тизрәк йөзә» эстафеталарында катнаштылар.

Әлеге уеннар аша балаларда уен буенча партнер белән хезмәттәшлек итү сәләте һәм уен кагыйдәләрен үтәү мәҗбүрилеге формалашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International