Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Нейробика» программасы буенча шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: интеллектны саклау, психик сәламәтлекне озайту һәм социаль активлыкны арттыру.
Нейробика – баш мие өчен гимнастика, аны теләсә кайсы яшьтә дә файдаланырга була, ул акыл сәләтен генә түгел, кеше организмының гомуми халәтен дә саклый һәм үсешнең нәтиҗәле ысулы да булып тора.
Белгеч социаль хезмәт алучыларны «Нейробика» программасы белән таныштырды һәм гадәти булган гамәлләрне, көндәлек эшләрне ничек итеп башка ысул кулланып, олы яшьтә була торган төрле үзгәрешләрне булдырмый калырга мөмкин булуын сөйләде. Яңа материалны яхшырак кабул итү һәм истә калдыру өчен чара барышында катнашучылар «Баш мие төймәсе», «Җир кнопкалары», «Баланс төймәләре» һәм «Киңлек кнопкалары” күнегүләрен башкардылар. Әлеге күнегүләрдән соң барысы да шифалы пульсация тойдылар, ә аларның кайберләре, тән йомышаруын, җиңеллек һәм күз күрүе ачыклыгын билгеләп үттеләр.
Чараны тәмамлап, социаль хезмәт алучылар үзләренең шөгыльдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар: күп кенә яңа, файдалы мәгълүмат белделәр һәм алынган уңай нәтиҗәләре аларны тәэсирләндерде, диделәр.
Чарада дүрттәр кешеле ике төркем катнашты.