«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Куркуны җиңү» дигән темага мини-тренинг

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Куркуны җиңү» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: тискәре кичерешләрне җиңү, куркуны символик рәвештә юкка чыгару, эмоциональ киеренкелекне киметү.

Чара тренинг темасын формалаштыруда ярдәм итә торган «Үз шәүләңнән үзең качу» дигән риваять белән башланды. «Курку белән эшләү», «Дәртләндергеч ишарә», «Сулыш» күнегүләре үткәрелде. Тренинг барышында социаль хезмәт алучылар куркуга каршы көрәшнең ысуллары, алымнары турында фикер алыштылар.

Тренинг ахырында  ышанычлы уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучылар куркудан котылу юлын бергәләп чишеп, җыелган тискәре хисләрдән арыну мөмкинлеген тойдылар. 

Тренингта дүрт катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International