«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Фитбол белән күнегүләр» дигән мастер-класс

2020 елның 17 июле, җомга

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова социаль хезмәт алучылар өчен «Фитбол белән күнегүләр» дигән мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларның мускул көчен, чыдамлылыкны арттыру өчен, тән сыгылмалылыкны, координацияне, кан әйләнешен яхшыртыр өчен фитбол белән күнегүләр комплексы белән таныштыру иде.

Фитбол белән күнегүләр -  мускул көчен арртыррырга, йөрәк-кан тамырлары системасың чыдамлылыкны арттырырга һәм тотрыкны тотар өчен бик яхшы ысул. Тотрыксыз өслектә, ягъни фитболда күнегүләр ясап, мускуллар каршылыктан килгән көчтән зур файда ала. Фитбол шулай ук тән җәрәхәте алганнан соң, үз үзеңне формага китерергә бик яхшы чара, чөнки хәрәкәт башкарганда ул мускул киеренкелеген киметергә мөмкинлек бирә.

Мастер-класс ахырында шөгыльләнүчеләр фитбол белән күнегүләр бик гади һәм өй шартларында ясарга да була икәнлеген билгеләп үттеләр.

Мастер-класста 3 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International