Йога-яшь күңелле кешеләр өчен!

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында " Йога – алтын яшь зирәклеге» дигән программа инде бер елга якын тормышка ашырыла.

"Йога – алтын яшь зирәклеге" - йоганың өлкән яшьтәге кешеләр өчен эшләнгән йомшак программасы. Әлеге проектның максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның актив ял итүе өчен шартлар тудыру, аларның сәламәтлеген системалы йога белән шөгыльләнүгә җәлеп итү аша саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Әлеге проектны тормышка ашырып, без катнашучыларның хәлен һәм сәламәтлеген яхшыртуга, көч һәм сыгылмалылыкны үстерүгә, зарарлы гадәтләрдән арынуга ирешәбез.

Пандемия чорында куркынычсызлык максатларында йога буенча дәресләр йә индивидуаль формада, йә саф һавада 4 кешегә кадәр булган кечкенә төркемнәрдә, кирәкле дистанцияне үтәп үткәрелә.

Әлеге проектны тормышка ашыру барышында проектта катнашучыларның күпкә чыдамлырак һәм сыгылмалы булуын, бер генә тапкыр да вируслы авырулар белән авырмауларын, аларның кәефләре яхшыруын, Буа район ветераннар советы активистлары арасыннан яңа танышларын табуларын билгеләп үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International