Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указын гамәлгә ашыру кысаларында, Баулы муниципаль районында, «Гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, хәерчелек дәрәҗәсен киметү буенча комиссия» эшли.
2020 елның 17 июнендэ, «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хоснуллина И.И., халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Козикова Л.В. һәм икътисад мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Галимов Э.И. катнашында комиссия утырышы узды.
Комиссиядә 10 гаилә катнашты. Аларга социаль контракт төзү һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә кую, рәсми эшкә урнашу, алиментлар бирү һәм ата булуны билгеләү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.
Комиссия, Баулы муниципаль районының «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә hэр атнанын чэршэмбе конендэ, 09:00 дан 12:00 сәгатькә кадәр, Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 нче йорт адресы буенча эшлэячэк.