Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе» COVID-19 коронавирус йогышын чикләү чаралары йомшартылганнан соң, «Тәрбия бирү мәктәбендә» дәресләрне яңартты. «Тәрбия бирү мәктәбенең» төп бурычы булып өлкән яшьтәге гражданнарны (бигрәк тә ятучы авыруларны), шул исәптән инвалидларны өйдә тәрбияләүче туганнарын, социаль хезмәткәрләрне һәм башка затларны укыту тора. Аның максаты - гомуми тәрбиянең практик күнекмәләре турында проблемалы мәсьәләләрне аңлату: дезинфекция алымнары, сәламәтлек торышын контрольдә тоту методлары, өзлегүләрне профилактикалау, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзеңә контроль методлары, реабилитацияләүнең техник чараларын куллану, инвалидларның туганнарында барлыкка килгән төрле депрессив халәтләрне булдырмау яисә коррекцияләү.
17.06.2020 елда медицина хезмәткәре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән «Ятучы авыруларны карау үзенчәлекләре» дигән темага дәрес үткәрде.