«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт барыбызны да берләштерә» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова социаль хезмәт алучылар өчен «Спорт барыбызны да берләштерә» дигән сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

 Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга наркотик һәм психотроп препаратларны куллануның зыяны турында мәгълүмат бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Шөгыль кечкенә генә әңгәмә белән башланып китте, анда сүз наркотиклар, аларның төрләре, медицина максатыннан булмаган  куллануның нәтиҗәләре турында, шулай ук наркоманияне профилактикалауда физик культура һәм спортның роле турында барды. Алга таба, инструктор социаль хезмәт алучылар төркеме белән берлектә саф һавада «Спорт наркотикларга каршы!» дигән девиз астында зарядка ясады.

Чара ахырында катнашучылар “Наркомания ул - үлемгә китерүче куркыныч авыру һәм бик авыр хәл ителә торган проблема” икәнлеген һәм бүгенге көндә дәвалауның нәтиҗәле алымнары юк дигән нәтиҗәгә килделәр. Наркоманиянең реаль альтернативасы - спорт белән шөгыльләнү булырга мөмкин дигән фикердә калдылар.

Чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International