«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» яшәүчеләр өчен хезмәт терапиясенең файдасы

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Көн саен “Җәлил картлар һәм инвалидлар  йортында” хезмәт буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә җитәкчелегендә хезмәт терапиясе буенча дәресләр уза. Интернат  яны участогында яшелчә үсентәләре утырту эшләре башланды.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен хезмәт терапиясенең  уңай яклары —эмоциональ халәтне яхшырту, депрессияне булдырмый калу да булып тора.

Хезмәт шартлары тернәкләндерү процессында алыштыргысыз. Ул түбәндәге бурычларны хәл итә:

 * Эшкә сәләтлелекне торгызу, яхшырту;

 * Яңа эш төрләрен өйрәтү;

 * Депрессия белән көрәш;

  • Тормыш сыйфатын күтәрү;

 

Хезмәт терапиясе интернатта яшәүчеләрнең ялын төрлеләндерергә, тормыш белән кызыксынуны уятырга ярдәм итә. Өлкәннәргә үз кирәклегеңне тою, җәмгыятькә кулдан килгәнчә файда китерү бик мөһим.

 Даими дәресләр хәтта иң элементар хезмәт эшчәнлеге белән дә озак вакыт акылның ачыклыгын сакларга ярдәм итә, гомер озынлыгын, аның сыйфатын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International