Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Безнең сәламәтлегебез – безнең кулларда» дигән лекция узды

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Якын кешеләр белән очрашуларда, аерылышканда без аларга нык сәламәтлек телибез, чөнки бу төп шарт тулы канлы һәм бәхетле тормыш нигезе. Авырулар, барыннан да бигрәк, үз-үзеңне дөрес тотмау, көн, хезмәт, ял һәм туклану режимын бозу, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә башлана.

Бүген палата шәфкать туташы Йосыпова Миләүшә кул юу буенча практик дәрес үткәрде, анда үз кулларыңны ничек юарга кирәклеген күрсәтте.

- "Чирләрдән һәм яралардан саклау кешедән күп кенә гади алымнарны үзләштерүне таләп итә, алар шәхси гигиена дип атала. Хәзерге вакытта коронавирус таралуга бу тема бик актуаль. "COVID" тан саклануның иң яхшы ысулы-кулларны еш юу, чөнки бу тиредәге вирусларны юк итәргә мөмкинлек бирәчәк", - ди палата шәфкать туташы Миләүшә Йосыпова.

Сәламәтлек безнең планнарыбызны үтәргә, кирәкле мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Үз сәламәтлегеңне саклау-һәркемнең турыдан-туры бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International