#МЫВМЕСТЕ акциясендә катнашу

2020 елның 17 апреле, җомга

    #МЫВМЕСТЕ  акциясе кысаларында «Татарстан» АХҖК ҖЧҖ җитәкчесе Айнур Нотфуллин районның ялгыз яшәүче кешеләренә: Гөлнур Галиева, Фирдәүс Мөкминова, Юныс Сибгатуллинга, тыл хезмәтчәне Бибинур Хәлиловага һәм коляскадагы инвалид Фәнис Сөләймановка ярдәм йөзеннән бәрәңге тапшырды. Бәрәңгедән тыш, Юныс Сибгатуллин шәхси эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтовадан азык-төлек пакеты алды.

      Тапшырган вакытта барлык профилактик чаралар да үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International