Лениногорск халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Игелекле башлангыч» программасы тормышка ашырыла

2020 елның 17 апреле, җомга

14 апрель көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгебазасында «Хәерле башлангыч» программасы буенча алкоголь бәйлелегеннән интегүче хатын-кызлар өчен «Акылның җиңүе» темасына конференция узды. Чара Whats app мобиль кушымтасы ярдәмендә оештырылды, анда 5 хатын-кыз катнашты.

Әлеге программаның максаты - алкоголь бәйлелегеннән интегүче хатын-кызларны реабилитацияләү, социаль ятимлекне кисәтү, гаиләдә балаларны тәрбияләүнең өстенлеген тәэмин итү.

«Игелекле башлангыч» программасына әңгәмәләр, кинотренинглар, ата-аналар конференцияләре керә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа үтә башлау  белән хатын-кызлар сәламәт яшәү рәвеше алып бара башладылар, спиртлы эчемлекләр куллануны киметтеләр.

Программада катнашучыларның күбесе әйтеп үткәнчә, алкогольдән баш тарткан кеше шәхси һәм гаилә тормышында яхшы якка үзгәрешләр сизә башлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International