«Максатлар белән эшләү» дигән темага псизолог турыдан-туры эфир уздырды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

15 апрель 2020 ел «Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Максатлар белән эшләү” дигән темага турыдан-туры эфир уздырды.

Турыдан-туры эфир тормыш максатлары күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Туры эфирда 30 абунәче катнашты, алар арасында 8 социаль хезмәт алучылар да бар иде.

Эфир вакытында психолог «дөньяның барлык хәзинәләре» күнегүен, матрица Энзенхауэра, «тормыш тәгәрмәче»күнегүен үткәрде.

Психолог туры эфирда бер минут эчендә үз максатларын атарга тәкъдим итте. Бу күнегү үз максатларны формалаштырырга ярдәм итә, бу аларны ирешү өчен мөһим. 

Психолог тормышта үз максатларын ничек аңларга һәм аларны тормышка ашыру юлларын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International