Профилактик чаралар һәм үз-үзеңне изоляцияләү кирәклеге кысаларында күп кенә гаиләләрнең тормыш рәвеше үзгәрде. Карантиндагы өч бала анасы Марина Шишкинага шәхси эшмәкәр Нурания Гыйльмуллина («Нур» кибете), Эльмира Касыймова («Гиппократ» даруханәсе җитәкчесе), Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Исрафилов ярдәмгә килде. Хәйриячеләр исеменнән яшьләр бүлеге волонтерлары азык-төлек, памперслар һәм бәрәңге алып кайттылар.