Алабугада «ART SPACE» проекты дәвам итә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус пандемиясе аркасында килеп  чыккан начар санитар хәлгә карамастан, Алабуганың «Доверие» үзәге «ART SPACE»социаль проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проектның төп максаты: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны иҗади һәм музыкаль эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән социаль җайлаштыру. Хәзер үзәккә килүчеләр булмаган очракта белгечләр музыка бүлмәсен актив төзекләндерәләр, джембе, бонг барабаннары, глюкофон, кастаньеталар, маракаслар, металлофон һ. б. музыкаль җиһазларны куллану үзенчәлекләрен өйрәнәләр. Шулай ук балигъ булмаганнарны инструментлар белән таныштыру буенча дистанцион дәресләр үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International